ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 1 сентябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районында Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме тантанасында катнашты. Чара Минзәлә шәһәренең №1 гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Тантаналы линейкада Минзәлә районы башлыгы айдар Сәлахов, мәгариф бүлеге хезмәтуәрләре һәм Минзәлә шәһәренең төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм иганәчеләре катнашты. 

       Укучылар һәм әти-әниләргә сәламләү сүзе белән министр Азат Хамаев мөрәҗәгать итте. Ул Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннехановның Мөрәҗәгатен җиткерде, барысын да яңа уку елы башлану белән котлады һәм укучыларга яхшы билгеләргә уку теләде.

              Рәсми өлештән соң мәктәп укучылары сәхнәләштерелгән музыкаль чыгыш күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International