ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кичә, агымдагы елның 12 декабре көнне, сәгать 12.00 дән 20.00 кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне үтте.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре төрле иде: тулай торакта бүлмәләрне хосусыйлаштыру, җир кишәрлекләре алу, закон буенча консультацияләр, кадастр бәясен бәяләү һәм Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы башка төрле сораулар.

Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгатьләр буенча да Министрлыкның вәкаләтле вәкилләре тиешле аңлатмалар бирделәр. Мөрәҗәгатьчеләр барысы да җылы кабул итүгә һәм сорауларына канәгатьләнерлек җаваплар алуларына сөнеп, Министрлык тарафына рәхмәтле булып киттеләр.

Бәяләүчеләр берлеге экспертлары Казан шәһәрендә үткән квалификация имтиханнарыннан сон шундый нәтиҗәгә килделәр. Бу имтиханнарны бирә алмаган бәяләүчеләр 2018 елның 1 апреленнән соң бәяләү эшчәнлеген башкара алмаячаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International