2017 елның 2 июне көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җитәкчелегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Комиссия утырышында 2017 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларының мөлкәт, чыгымнар һәм керемнәре турында мәгълүмат тапшыру нәтиҗәләре, интернет челтәрендә сату үткәрү турындагы мәгълүматларны урнаштыру, шулай ук коррупциягщ каршы көрәш кысаларында кабул ителгән башка күр тәрлк закон һәм карарларның үтәлеше тикшерелде.