Рөстәм Миңнеханов: Төп бурыч – беренче яртыеллык йомгаклары буенча ирешелгән уңай динамиканы саклап калу, икътисадны үстерү өчен барлык резервларны гамәлгә ашыру

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

2018-2020 елларда Татарстан Республикасы буенча төп бурыч –  балансланган бюджет булдыру, барлык социаль йөкләмәләрне үтәү һәм Россия Федерациясе Президентының «май указларын» гамәлгә ашыру.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов   Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, һәм ул 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүгә һәм 2017 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына, салым керемнәрен һәм салым булмаган керемнәрне исәпкә алып, 119 млрд. сум акча кергән. Федераль чараларны кертеп, Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлеше – 130,5 млрд. сум, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.   

Аның сүзләренчә, республиканың төп макроикътисадый күрсәткечләре әйбәт  динамика күрсәтә, быелның 5 ае эчендә җыелма төбәк продукты (ҖТП) – 4%ка, сәнәгать җитештерүе индексы 3,4%ка арткан, төзелеш эшләре күләме былтыргыча калган. Ваклап сату әйләнеше шул чорда 2,3%ка арткан.

«Хәзер төп бурыч – беренче яртыеллык йомгаклары буенча ирешелгән уңай динамиканы саклап калу, икътисадны үстерү өчен барлык резервларны гамәлгә ашыру, бюджет килерен, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген тәэмин итү», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул игътибар таләп итә торган берничә мәсьәләне атады. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы күрсәткечләре буенча 500ләп эре сәнәгать предприятиесе беренче яртыеллыкта салымга табыш буенча түләүләрне якынча 7,8 млрд. сумга киметкән.

«Өченче кварталда кайбер компанияләр буенча шулай ук түләүләр кимү көтелә, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Бюджетка салым бурычы әһәмиятле резерв булып кала, ул 8,3 млрд. сум тәшкил итә, ел башына 121 млн. сумга артырга тиеш. Бу – салым органнарының, суд приставлары хезмәтенең, муниципалитетларның, ЭЭМ органнарының, прокуратураның җаваплылык зонасы».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, чыгымнар өлешендә барлык типтагы дәүләт учреждениеләренең оптималь челтәрен формалаштыруга, норматив принцип буенча учреждениеләрне финанслау механизмнарын камилләштерүгә юнәлгән эшне дәвам итәргә кирәк. 

Федераль чараларны куллануда барлык министрлыкларга һәм  ведомстволарга федераль органнар белән финанслауның кирәкле күләмнәрен квартал саен җәлеп итү һәм аларны тулы күләмдә үзләштерү эшен оештыру мәгъкүль, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Һәр квартал йомгаклары буенча файдаланылмаган чаралар федераль бюджетка кире кайтарыла, дип искәртте Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына бу юнәлешне җитди рәвештә тикшереп торырга кушты. 

«2017 елның беренче яртыелыгында салым органнарының эш йомгаклары һәм 2017 елның азагына кадәр бурычлары турында» нотык белән Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.

2017 елның беренче яртыелыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше һәм 2017 елның азагына кадәр финанс системасы бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нурмөхәммәтов 2017 елның беренче яртыелыгында Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе эше турында сөйләде.   

Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы финанс министры Радик  Гайзатуллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International