2017 елның 1 яртыеллык нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча Татарстан Республикасы гомуми мәйданы 400 гектардан артык 180 җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы җирләреннән төзелеш өчен яраклы категориягә күчерү буенча ТР Министрлар кабинетының 57 карары кабул ителде.
Категорияләре үзгәртелгән җирләрнең 78% ы нефть чыгару һәм башка файдалы казылмалар табу өчен дип билгеләнде. Җир категорияләрен үзгәртү шулай ук төзелеш сәнәгате, логистика, энергетика һәм элемтә, автомобиль һәм торбаүткәргеч транспорт объектлары төзү максатыннан башкарыды.