Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.06.2022 № 380-пр боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен физик яки юридик затларга – күчемсез мөлкәт объектлары ияләренә арендага яки милеккә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында

МИНИСТЕРСТВО ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ 

ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

ПРИКАЗ

05.09.2022

 

 

 

 

Казан ш.

 

БОЕРЫК

 

534-пр

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.06.2022 № 380-пр боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен физик яки юридик затларга – күчемсез мөлкәт объектлары ияләренә арендага яки милеккә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында

 

 

 

Законнарга үзгәрешләр кертелүенә бәйле рәвештә боерам:

 

«Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен физик яки юридик затларга – күчемсез мөлкәт объектлары ияләренә арендага яки милеккә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.06.2022 № 380-пр боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен физик яки юридик затларга – күчемсез мөлкәт объектлары ияләренә арендага яки милеккә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләрне расларга.

 

 

Министр                                                                                          Ф.Ә.Әһлиуллин

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының

05.09.2022 № 534-пр

боерыгы белән расланган

 

 

«Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен физик яки юридик затларга – күчемсез мөлкәт объектлары ияләренә арендага яки милеккә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.06.2022 № 380-пр боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен физик яки юридик затларга – күчемсез мөлкәт объектлары ияләренә арендага яки милеккә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына кертелүче үзгәрешләр

 

3 бүлектә:

3.5.1 пунктның дүртенче абзацында «хезмәткәр» сүзен «белгеч» сүзе белән алмаштырырга;

3.5.4 пунктта:

беренче абзацта «Министрлык хезмәткәре» сүзләрен «Бүлек белгече» сүзләре белән алмаштырырга;

икенче абзацта «Министрлык» сүзен «Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында» сүзләре белән алмаштырырга;

3.6.2.1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3.6.2.1. Бүлек белгече гариза Республика порталы аша бирелгәндә 1 эш көне эчендә, гариза ял яки бәйрәм көнендә керсә – беренче эш көнендә түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:

а) дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итә, гариза бирүчегә гаризаның килүе турында электрон хәбәр юллый;

б) гаризаны регистрацияли һәм гариза бирүчегә гаризаның регистрацияләнүе турында яки дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту турында белдерү юллый.

Гариза керүе турында электрон хәбәр һәм гаризаның регистрацияләнүе турында белдерү Республика порталындагы шәхси кабинетта үтенеч язуы каралу статусында автомат рәвештә чагыла.»;

3.6.2.3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3.6.2.3. Бүлек белгече Республика порталыннан килгән электрон гаризаларның барлыгын тикшерә, көнгә ике тапкырдан да ким булмаган вакытта кергән гаризаларны һәм беркетелгән документларның электрон образларын (документларны) карап чыга.

Эш номенклатурасына туры китереп гаризага номер һәм «Документларны тикшерү» статусы бирә, Республика порталының шәхси кабинетында автомат рәвештә чагыла.

Бүлек белгече карау өчен документлар кергәч:

электрон формада кергән эшләрне, шул исәптән гариза бирүче беркеткән электрон рәвешле документларны һәм документларның электрон образларын карап чыга;

документларның электрон образларының комплектлылыгын, укылышын тикшерә;

Республика порталына мөрәҗәгать итеп электрон имзаның гамәлдә булу шартларының саклануын тикшерә (гариза бирүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куелган документларның электрон образлары бирелгән очракта).

Бүлек белгече әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булган очракта дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту турында карар проекты әзерли.

Көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаны тикшерү нәтиҗәсендә аның гамәлдә булу шартларының сакланмавы ачыкланса, баш тарту турында карар проекты әлеге карарны кабул итүгә нигез булган № 63 Федераль законның 11 статьясы пунктларын үз эченә алырга тиеш.

Баш тарту сәбәпләре күрсәтелгән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту турында карар проекты (дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту нигезләре әлеге документларга билгеләнгән таләпләрне бозу белән бәйле булган очракта, документларны кабул итүдән баш тарту нигезләре тапшырылмаган документларның атамасы (мәгълүмат, белешмә), дөрес булмаган һәм (яки) каршылыклы мәгълүмат, тиешле тәртипләрнең бозып формалаштырылган) электрон арадашлык системасы аша тиешле тәртиптә килештерүгә юллана.

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту турында карар проектын килештерү Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Эш башкару инструкциясендә каралган тәртиптә башкарыла.»;

3.7.4 пунктта «Министрлык» сүзен «Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында» сүзләре белән алмаштырырга»;

3.10.2 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3.10.2. Административ процедуралар башкаруны башлау өчен нигез булып контроль бүлеге белгеченең дәүләт хезмәте күрсәтүне раслаучы документны (арендага (милеккә) бирү турында карар, сату-алу шартнамәсе, аренда шартнамәсе) яки Баш тарту турында карарны алуы тора.

Контроль бүлеге белгече дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсенә регистрация үткәрә.

Бүлек белгече:

дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе турындагы мәгълүматны дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмати системасының документацияләр алып бару подсистемасына кертә;

гариза бирүчегә (аның вәкиленә) Республика порталы аша электрон арадашлык юлы белән дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе турында һәм дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен МФЦдан, Министрлыктан алу мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Процедуралар техник мөмкинлек булганда дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмати системасын кулланып автомат режимда башкарыла.

Әлеге пункт билгели торган процедуралар дәүләт хезмәте күрсәтүне (күрсәтүдән баш тартуны) раслаган документка имза куелган көндә башкарыла.

Административ процедуралар башкарылу нәтиҗәсе: дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе турында мәгълүматны мәгълүмат системаларына урнаштыру, гариза бирүчегә (аның вәкиленә) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе һәм аны алу ысуллары турында хәбәр итү.»;

Регламентка 3 нче кушымтаның 13 подпунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«13) җир кишәрлеген бирү турында гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегенә мөнәсәбәтле рәвештә җир кишәрлеген хосусый торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык яки крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчәнлегенә бирү турында РФ ҖК 3918 статьясының 1 пункты 1 подпункты нигезендә хәбәр бастырылган һәм урнаштырылган булса;».

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 157.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International