Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү турында
12.10.2012

 

МИНИСТЕРСТВО ЗЕМЕЛЬНЫХ            И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

Вишневского ул., д. 26,  г. Казань, 420043

Тел.: (843) 236-90-60; факс: 236-27-71

E-mail: mzio@tatar.ru, http://mzio.tatar.ru

 ОКПО 57252939, ОГРН 1021602851753,

ИНН/КПП 1655043430/165501001

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ   ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ       МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ

Вишневский урамы, 26 нче йорт, Казан шәһәре,

420043, Тел.: (843) 236-90-60; факс: 236-27-71

E-mail: mzio@tatar.ru, http://mzio.tatar.ru

ОКПО 57252939, ОГРН 1021602851753,

 ИНН/КПП 1655043430/165501001

 

12 октябрь 2012 г.

Матбугат релизы

 

Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү

 

Бүгенге көндә күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү төп мәсьәләләрнең берсе, шуның белән бәйле рәвештә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республика районнары белән берлектә бу проектны тормышка ашыру буенча актив эш башкара.

Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 10 нчы октябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 19 981 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 421 е (12%) Интернет-портал аша килгән.

Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 447,008 га тәшкил итә, межаланган җир кишәрлекләре – 19 638.

Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 18 663.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 9 534  җир кишәрлеге бирелде (барлык бирелгән гаризаларның 48 %).

Үрнәк мисал буларак, Алексеевск муниципаль районында җир кишәрлекләре бирү исемлегенә теркәлүче гаиләләргә җир кишәрлекләренең 100% та бирелеп бетүен әйтеп үтәргә кирәк. Әгерҗе, Биектау, Кама Тамагы, Спасс муниципаль районнарында исемлеккә кертелгән күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эше инде төгәлләнеп килә. Ләкин күрсәткечләре бик үк мактанырлык булмаган районнар да бар. Мисал өчен, Әлмәт районында исемлеккә кертелгән күп балалы гаиләләрнең 15% ы гына җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән, Ютазыда – 23%, Лениногорскийда – 30%, Түбән Камада – 36%.

Муниципаль районнарга күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча эшне агымдагы елның 01 нче декабренә тәмамлау турында бурыч куелды. 



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International