Кыямов
Алмаз Әхтәм улы
Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
(843) 221-40-10
E-Mail:
Almaz.Kiyamov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1983 елның 1 декабрендә Татарстан АССРның Баулы районы Баулы авылында туган

2006 елда астрономогеодезия белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университетын тәмамлый;

2007 елда - оешмада менеджмент белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университетын тәмамлый;

Хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары:

10.2005 – 06.2006 - «Зенит «фәнни-җитештерү үзәге» ҖЧҖ, инженер;

06.2006-08.2006 - Татарстан Республикасы буенча күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгы идарәсенең җир төзелеше һәм җир мониторингы бүлегенең баш белгече;

11.2009-04.2011-Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең җир төзелеше һәм җир мониторингы бүлеге башлыгы урынбасары;

04.2011-08.2011-дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең геодезия һәм картография бүлеге башлыгы урынбасары;

08.2011-03.2012-дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә бүлеге башлыгы урынбасары;

03.2012-01.2013-дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә бүлеге башлыгы;

01.2013-01.2017-дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Баулы бүлеге башлыгы;

01.2017-06.2017-Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Баулы һәм Ютазы районнары буенча муниципальара бүлек башлыгы;

06.2017-03.2021-дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә бүлеге башлыгы;

03.2021-01.2023-дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы;

10.01.2023 елдан Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары итеп билгеләнә.

Өйләнгән, ике улы бар.

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International