Мәдәни мирас объектын киләчәкта файдалану вариантлары каралды

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин йөкләмәсен башкару максатыннан 2019 елның 5 июне көнне министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет, Татарстан Республикасының Инвестицияләр үсеше агентлыгы һәм инвестор вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы, Казан, Киров районы, 25 Октябрь, 5 йорт адресы буенча урнашкан, 16:50:090513:94 кадастр номерлы, гомуми мәйданы 914,3 кв.м административ бинаны киләчәктә файдалану соравы буенча киңәшмә үтте.

Объект Татарстан Республикасы милкендә һәм мәдәни мирас объекты булып тора. Хәзерге вакытта бина халәте начар хәлдә һәм ныклы төзекләндерү таләп итә.

Киңәшмә барышында күчемсез милек объектын яңарту максатыннан киңәшмә катнашучыларына аны киләчәктә файдалану вариантларын карау тәкъдим ителде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Инвестицияләр үсеше агентлыгына инвестор белән берлектә бу объектка дәүләти-шәхси партнерлык кысаларында килешмә төзү яки концессия килешмәсе төзү мөмкинлеген карау мөһим булуы турында карар кабул ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International