Универсиада-2013 спорт объектларының яңгыр канализацияләре челтәрләренең техник характеристикаларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды

2019 елның 25 октябре, җомга

25.10.2019 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев җитәкчелегендә кызыксынучы яклар катнашында Универсиада-2013 спорт объектларының яңгыр канализацияләре челтәрләренең техник характеристикаларына үзгәрешләр кертү сораулары буенча киңәшмә үтте (Кол Гали ур., Җ. Фәйзи ур., бокс үзәге, о. Кошевой ур., «Триумф» СК).
Үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты, «Техник инвентаризация бюросы» АҖ һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, челтәрләрне тикшерү актын карау һәм төзү максатыннан чыгып, комиссия белән чыгу турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International