ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы өстәл теннисы ярышларында II урынны алды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бокс һәм өстәл теннисы үзәге базасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы: Хәсәншин Равил (кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы), Риназ Камалов (икътисад бүлегенең әйдәп баручы консультанты), Белова Юлия (дәүләт милкеннән файдалану бүлегенең әйдәп баручы консультанты), кадрлар бүлеге башлыгы Ринат Газизов (кадрлар бүлеге башлыгы), Олег Масленков (режим-яшерен хезмәт бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе) һәм Вероника Тюрикова (корпоратив идарә бүлеге башлыгы) составындагы команда икенче урынны яулады.

Ракетка белән идарә итү осталыгын Татарстан Республикасының министрлык һәм ведомстволарыннан 32 команда вәкилләре күрсәтте.

Хезмәттәшләребезне Спартакиадада җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International