Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре белән берлектә лицензияләнгән тау отводлары чикләрен, су алу скважиналары һәм санитар саклау зоналары чикләрен билгеләү һәм әлеге мәгълүматларны Татарстан Республикасы муниципаль районнарының генераль планнарын эшләгәндә исәпкә алу сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына гомумтаралган файдалы казылмаларның тау отводлары турында мәгълүмат тапшыру кысаларында үзара хезмәттәшлек, шулай ук су алу скважиналарының һәм санитар саклау зоналарының төгәл урнашу урынын билгеләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.