ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры теркәү хокуклары булмаган күчемсез мөлкәт объектларын барлау барышы турында хәбәр итте

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин теркәү хокуклары булмаган күчемсез мөлкәт объектларын барлау барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, бүгенгә нигездә барлык җирлекләр буенча да мәгълүмат җыелган. Әмма бирелгән белешмәләргә җентекле анализ нәтиҗәләре күчемсез мөлкәт объектларының шактый өлеше буенча мәгълүмат тутырылмаганлыгын күрсәткән.

Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, барлау бер дә алып барылмаган районнар да бар, ә кайбер муниципаль берәмлекләрдә барлау озакка сузыла. Министр муниципалитетларны бу эшне активлаштырырга өндәде.   

Ул теркәү хокуклары булмаган объектларның төп төркемен ассызыклады. Бу – хуҗасыз, ташландык күчемсез мөлкәт объектлар; хокуклары элек барлыкка килгән объектлар; хокуклары теркәлүдә булган объектлар; ни өчендер гражданнар хокукларын теркәмичә файдалана торган объектлар; федераль, төбәк яисә муниципаль милектәге объектлар урнашкан җир кишәрлекләре һәм башкалар.  

Фәнил Әһлиуллин тагын хәбәр иткәнчә, министрлык бу өлкәдә законнарны камилләштерү эше алып бара. Шуңа бәйле рәвештә министрлык гражданнар милкендәге җир кишәрлекләрен түләүсез бирү мөмкинлеген күз алдында тотучы закон проекты әзерләгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International