ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин: Барлау файдаланылмый торган күчемсез мөлкәт объектларын ачыклады

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, барлау файдаланылмый торган күчемсез мөлкәт объектларын ачыклады.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан, тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары белән бергә, дәүләт һәм муниципаль милектәге файдаланылмый торган күчемсез мөлкәт объектларын барлау чаралары уздырыла. Хәзергә муниципаль милектәге 240 мең кв. м мәйданда 783 файдаланылмый торган күчемсез мөлкәт объекты ачыкланган, республика милкендәге – 100 мең кв. м мәйданда 205 файдаланылмый торган күчемсез мөлкәт объекты. 

Объектлар 4 төркемгә бүленә, дип белдерде министр.

Беренче төркем – «тәмамланмаган төзелеш объектлары». Бу төркем буенча муниципаль милектәге 19 объект ачыкланган, дәүләт милкендәге – 2 объект.

Икенче төркем – «тармак үсеше өчен кирәкле эшкә алынмаган объектлар». Министр билгеләп үткәнчә, бу төркемгә аларның начар хәлдә булулары сәбәпле баланс тотучылар тарафыннан файдаланылмый торган объектлар керә. Бу төркемдә муниципаль милектәге – 270 объект, дәүләт милкендәге 48 объект ачыкланган.

«Башка тармакларда куллану өчен яраклы эшкә алынмаган объектлар» төркемендә муниципаль милектәге 340 объект, дәүләт милкендәге 94 объект табылган.

«Авария хәлендәге эшкә алынмаган объектлар» төркемендә һәм исәптән төшереп калдырылырга тиешле муниципаль милектәге – 154 объект, дәүләт милкендәге 61 объект бар.

Барлык 205 дәүләт объектыннан 65%ы (133 объект) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы объектлары.

Министр ассызыклаганча, сәламәтлек саклауның файдаланылмый торган объектларының күп өлеше районнарда урнашкан.

Фәнил Әһлиуллин, файдаланылмый торган күчемсез мөлкәт объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү мәсьәләләре борчу тудыра, дип белдерде.

Профилактик чара буларак, министр төзелешне планлаштырыр алдынан файдаланылмый торган объектларга анализ ясарга тәкъдим итте.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International