ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына файдаланылышка тапшыру өчен аукционнар игълан ителде

2020 елның 7 июле, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процен;

Арендалауның икенче елында – 0;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;

Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

Максатчан билгеләнеше:

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

– Россия Федерациясенең дәүләт программалары,  Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;

– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;

– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;

– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;

– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.

Аукцион үткәрү турындагы мәгълүмат https://torgi.gov.ru/ сайтында урнаштырылган.

1.     Белдерү номеры  060720/0050700/01.

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты12.08.2020 көнне 09.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).

         Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 07.08.2020 көнне 17.00 сәг.

2.     Белдерү номеры  070720/0050700/01.

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты14.08.2020 көнне 09.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).

         Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 11.08.2020 көнне 17.00 сәг.

3.     Белдерү номеры  070720/0050700/02.

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты18.08.2020 көнне  09.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).

         Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 14.08.2020 көнне 17.00 сәг.

Тулырак мәгълүмат - 264-30-81 телефоны аша.  Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна. 

Игътибар! Аукционда бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган кече һәм урта эшмәкәрле субъектларының Бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрле субъектлары гына катнаша ала.  Арендага килешмәсе төзү хокукы бирелергә тиешле дәүләт милке исемлеге, мәйданы, башлангыч бәясе, килешмә срогы һәм фотоматериаллар тупланган мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтының «Аукционнар и конкурслар» бүлегенең “Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен арендага бирү” бүлекчәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International