Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан шәһәренең комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасын гамәлгә кертү проектын тәкъдим итү булды

2020 елның 11 августы, сишәмбе

2020 елның 11 августында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция режимында (Zoom) Казан шәһәренең муниципаль геомәгълүмат системасын кертү буенча проектны тәкъдим итү булды. 

Әлеге проектны тәкъдир итүдә катнаштылар: Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р.Р.Мерзакреев, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Т.Ф.Хөснетдинов, «Яшел Үзән муниципаль районының архитектура һәм шәһәр төзелеше сәясәте идарәсе» МБУ җитәкчесе П.Н.Сергеев, «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры Р.В.Комаров, «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты вәкилләре.

Үткәрелгән презентация кысаларында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында пилот режимында комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасын кертү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International