Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы вәкилләре бәхәсле участоклар чикләре турында фикер алыштылар

2020 елның 23 октябре, җомга

«ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ директоры Руслан Комаров Удмуртия Республикасы коллегалары катнашында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

Катнашучылар Әгерҗе шәһәре янында чик үтү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Татарстанның Әгерҗе шәһәре һәм Удмуртиянең Кече Пурга районы чикләрендәге участок кадастр участоклары киселә, ә кайбер очракларда халык мәнфәгатеннән башка уза. Эшче төркем утырышы барышында, чик билгеләгәндә гражданнарның мәнфәгатьләрен исәпкә алу мөһим, дип билгеләп үттеләр. Удмуртия коллегалары белән бергә әлеге принципиаль мөһим моментны исәпкә алып, эшне дәвам итү турында карар кабул ителде.

«Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан чикне узу проекты эшләнде һәм Удмурт Республикасына яраштыруга җибәрелде. Бүгенге көндә ике яктан да хәл итүне таләп итә торган 54 бәхәсле участок бар.

Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, «Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча филиалы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның ТР буенча идарәсе, "Росреестрның Федераль кадастр палатасы" ФДБУнең ТР буенча филиалы , "Кече Пурга районы" МБ вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International