Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды «Кайнау ноктасы»на чакыра!

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ «Кайнау ноктасы» күмәк эш мәйданчыгында «Шәһәр төзелеше эшчәнлеген цифрлаштыру һәм стандартлаштыру» белем бирү программасын оештыра.

Биредә Шәһәр төзелеше өлкәсендә мәгълүмати ресурслардан файдалану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкин булачак. Шулай ук фондның әйдәүче белгечләре әлеге документларны эшләгәндә һәм раслаганда җирле үзидарә органнарының эш тәртибе, территориаль планлаштыруның Федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү һәм дистанцион режимда эшләү тәртибе турында методик рекомендацияләр белән эшләү турында сөйләячәкләр.

Укыту программасында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдиновның чыгышы планлаштырыла.

Белем бирү программасы 4 декабрьдә 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Петербург ур., 52 адресы буенча IT-парк мәйданчыгында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International