Фәнил Әһлиуллин зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эше дәвам итә.

Татарстан Республикасында 20.01.20021 елга 3 686 зират исәпләнә, алар 4 244 җир кишәрлегендә урнашкан. Шуларның 94е юридик һәм физик, шул исәптән пай җирләрендә, 27 район территориясендә урнашкан, шуларның 32се – юридик затлар милкендә, бу аларны рәсмиләштерүгә каршы килә.

Кичә министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә видеоконференция режимында юридик һәм физик затлар милкендә булган, шул исәптән пай җирләрендә урнашкан җир кишәрлекләре каралды.Шулай итеп:

1. 35 җир кишәрлеге юридик затлар милкендә;;

2. 23 җир кишәрлеге - физик затлар милкендә;

3. 36 җир кишәрлеге пай җирләрендә урнашкан.

Киңәшмә барышында муниципаль берәмлекләр белән видеоэлемтә режимында әлеге юнәлештәге эш барышы җентекләп каралды. Хәзерге вакытта зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен ызанлау һәм кадастр исәбенә кую эшләре бара. Шулай ук кайбер участоклар буенча милекчеләр белән муниципаль милеккә тапшыру турында сөйләшүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International