ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре COVID-19 вакцинациясенең икенче этабын уздылар

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре коронавирус инфекциясеннән «Спутник-V» вакцинасының икенче дозасын алдылар.

Иммунизация алдыннан хезмәткәрләр кирәкле медицина тикшерүен уздылар, аның барышында табиб әңгәмә үткәрде, артериаль кан басымын һәм тән температурасын үлчәде. Исегезгә төшерәбез, прививкаларның беренче этабы 3 мартта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International