"2021 елның Декларация кампаниясе " темасы буенча укыту семинары

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

31.03.2021 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә 2021 елгы декларация кампаниясе һәм коррупцион хокук бозуларны профилактикалау, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча укыту семинары узды.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору законнары үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Сәгыйтьҗанов, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе оештыру бүлеге баш киңәшчесе Руслан Никонов һәм ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында коррупциягә каршы тору өчен җаваплы вазифаи зат Евгения Москаленко чыгыш ясадылар.

Семинар барышында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирүнең проблемалы мәсьәләләре, шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын булдырмауның һәм җайга салуның төп мәсьәләләре яктыртылды. Хезмәткәрләр семинар барышында бирелгән сорауларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International