Татарстанда җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча экспериментны тормышка ашыру барышында ачыкланган проблемалар эшләнәчәк

2021 елның 30 апреле, җомга

Бу максат белән республикага эш төркеме килде, аның составына Росреестр, Федераль кадастр палатасы, Төзелеш министрлыгы, геодезия, картография һәм ИПД вәкилләре керде.

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе мәйданчыгында узган киңәшмәләрдә катнашучылар үз алларына – проблемаларны чишү һәм грамоталы методологик чишелеш табу бурычы куйды.

Бердәм мәгълүмати ресурсны тормышка ашыруның мөһим этабы булып чикләр турында мәгълүматлар кертү тора. Әмма чикләр керткәндә, аерым алганда, ЕГРНда торак пунктларның катлаулыклары туа. Киңәшмәдә катнашучылар теләсә кайсы муниципаль берәмлеккә үзләренең генераль планнарын эшләү мөмкинлеген бирергә кирәк дигән фикергә килделәр. Әлеге хокук закон дәрәҗәсендә беркетелергә тиеш, ә моның өчен РФ Шәһәр төзелеше кодексына тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк.

Торак пунктларның, территориаль зоналарның һәм башка объектларның чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына керткәндә, документларны әзерләгәндә барлыкка килгән мәсьәлә дә кискен тора. Киңәшмәдә катнашучылар җир кишәрлекләре яки башка чикләр белән кисешүне алдан тикшерү өчен Росреестр порталында (кадастр инженерының шәхси кабинетында) өстәмә сервис булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр. Хәзерге вакытта бу процесс бик күп вакыт таләп итә, шуңа күрә аны автоматлаштырырга кирәк.

Бердәм мәгълүмати ресурсны  булдыру буенча экспериментны тормышка ашыруның кыска вакытын исәпкә алып, барлык билгеләнгән проблемалар буенча да җентекләп һәм оператив рәвештә эшләп бетерү турында Карар кабул ителде. Чөнки моның ни дәрәҗәдә тиз башкарылуына күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тутыру тизлеге һәм сыйфаты бәйле, һәм, ахыр чиктә, Татарстан территориясендә дә, тулаем Россия Федерациясендә дә Бердәм мәгълүмати ресурсны булдыру буенча экспериментны тормышка ашыруның уңышлылыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International