Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алу чарасы узды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бүген, 22 июньдә, Хәтер һәм матәм көне билгеләп үтелә. 80 ел элек бу көнне алман гаскәрләре бер игълансыз СССР территориясенә һөҗүм итте.

Бөек Ватан сугышында һаләк булган ветераннарны “ТР ПБФ” оешмасында да тынлык минуты белән искә алдылар. Шулай ук хезмәткәрләр өчен “Сугышта җиңүне мәхәббәт яулады” дип исемләнгән лекция-әңгәмә дә оештырылды.

Территориаль планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Татьяна Копотева хезмәттәшләренә, дошманнарны җиңеп, туган илне фашистлардан азат итәргә омтылучы солдатларның рухын нәрсә күтәреп торганын аңлатырга тырышты. Әлеге тема “В бой идут одни старики” дип исемләнгән танылган фильмның сюжеты һәм геройлары нигезендә ачылды.

Әмма каһарманнар кинода гына түгел, гади тормышта да күп булган. Сугышта катнашкан туганнары турында “ТР Пространство белешмәләре фонды” хезмәткәрләре үзләре дә сөйләп, әби-бабайларының фото һәм бүләкләре белән уртаклашты. Чара М. Исаковский иҗат иткән “Ой, туманы мои” җыры белән тәмамланды.

Бу истәлекле көнне безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләрне искә алып, аларга янәдән-янә “рәхмәт” әйтәсе кала. Сезнең батырлыкны без мәңге онытмабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International