"ДКБҮ" ДБУ кадастр бәясен билгеләү үткәрә

2021 елның 3 июле, шимбә

Учреждение «Дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән 237 номерлы Федераль закон (алга таба – Закон) һәм Икътисадый үсеш министрлыгының 2017елның 12 маендагы № 226 боерыгы белән расланган Методик күрсәтмәләр (алга таба – методик күрсәтмәләр) таләпләре нигезендә кадастр бәясен билгели.

Дәүләт кадастр бәясен билгеләү белән беррәттән Учреждение вәкаләтләренә яңа исәпкә алынган милек объектларының, Бердәм дәүләт реестрына белешмәләр кертелгән очракта элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының һәм күчемсез милек объектларының саны һәм (яки) сыйфат характеристикасы үзгәргән очракта мондый объектларның кадастр бәясен билгеләү дә керә.

Законның 16 статьясы нигезендә, яңа исәпкә алынган милек объектларының, Бердәм дәүләт реестрына белешмәләр кертелгән очракта элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының һәм Бердәм дәүләт реестры белешмәләренә кертелгән кадастр бәясен үзгәртүгә китергән үзгәрешләре булган күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү бюджет учреждениеләре тарафыннан Методик күрсәтмәләр белән каралган тәртиптә башкарыла.

Хәзерге вакытта Учреждение Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә карата Законның 16 статьясында каралган яңа исәпкә алынган, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгели. Кадастр бәясе билгеләнә торган җир кишәрлекләренең категорияләре:

- авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр;

- су фонды җирләре;

- урман фонды җирләре;

- аеруча саклана торган территорияләр һәм объектлар җирләре;

- сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр (торак пунктлар чикләреннән читтә урнашкан җирләр).

Яңа исәпкә алынган һәм Бердәм дәүләт реестры белешмәләренә кертелә торган үзгәрешләре булган торак пунктлар составындагы җирләргә, җир участокларыннан кала биналар, корылмалар, машина кую урыннары, төзелеп бетмәгән объектларга кадастр бәясен билгеләү Дәүләт теркәү, кадастр hәм картография Федераль хезмәтенең дәүләт бюджет оешмасы Федераль кадастр белән башкарыла.

Хокукларны теркәү органына буйсынган Росреестрның Федераль кадастр палатасы күчемсез милек объекты турында белешмәләр бердәм дәүләт реестрына кертелгәннән соң өч эш көне эчендә 2020 елның 6 августындагы Дәүләт теркәү, кадастр hәм картография Федераль хезмәтенең «Күчемсез милек объектлары исемлекләрен формалаштыру һәм тапшыру тәртибен раслау турында» боерыгы белән расланган тәртип буенча бюджет учреждениесенә шундый мәгълүматларны тапшыра.

Игътибар: Учреждение тарафыннан кадастр бәясен билгеләү тиешле датага күчемсез милек объектлары исемлегенә кертелгән күчемсез милек объектларына карата гына башкарыла. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында күчемсез милек объекты күчемсез милек объектлары исемлегенә кертелмәгән булса, Росреестрның Федераль кадастр палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кадастр бәясен законның 16 статьясында каралган тәртиптә билгеләү бюджет учреждениесе тарафыннан, хокукларны теркәү органына буйсынган федераль дәүләт бюджет учреждениесе тапшырган вакыттан санап, ун эш көне эчендә үтәлә.

 

Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча бюджет учреждениесе тарафыннан кадастр бәясен электрон документ формасында билгеләү турында акт төзелә.  Әлеге акт Дәүләт теркәү, кадастр hәм картография Федераль хезмәтенең 2020 елның 6 августындагы «Кадастр бәясен билгеләү турында акт формасын раслау, аңа кул куюга, кадастр бәясен билгеләү турында системалаштырылган мәгълүматлар составына карата, моннан тыш мондый актның форматына һәм аның белән бирелә торган документларның электрон формада бирелүенә карата таләпләр раслау турында» N П/0285 номерлы Приказы нигезендә кадастр бәясен билгеләү турында системалаштырылган белешмәләр үз эченә ала.

Кадастр бәясен билгеләү турындагы актның номеры АОКС-СС/гг/НННННН форматында тәкъдим ителгән. СС - Россия Федерациясе субъектын билгели торган саннар, ГГГ - акт төзү елына туры килә торган дүрт сан, НННННН - агымдагы календарь елында актның тәртип номерына туры килә торган алты сан.

Мәсәлән, АОКС-16-2021-000153 от 18.06.2021 на 01.06.2021  , учреждение сайтында урнаштырылган. Сылтама: http://ftp.prav.tatar.ru/cgko//Doc/16/2021/АОКС-16-2021-000153%20от%2018.06.2021%20на%2001.06.2021.7z.

Монда:

АОКС - кадастр бәясен билгеләү турында акт,

16 - Россия Федерациясе субъекты номеры (Татарстан Республикасы),

2021 - акт төзү елы,

000153 - 2021 елда актның тәртип номеры,

«от 18.06.2021» - актны формалаштыру датасы,

«на 01.06.2021» - кадастр бәясен билгеләү өчен нигезләр барлыкка килү датасы (теркәлү, яки Бердәм дәүләт реестр мәгълүматларына үзгәрешләр кертү).

Әлеге файл сайтта электрон документ формасындагы «АОКС-16-2021-000153 от 18.06.2021 на 01.06.2021.ods» дип аталган кадастр бәясен билгеләү актын үз эченә алган архив документы рәвешендә урнаштырылган. Документ көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган (файл «АОКС-16-2021-000153 от 18.06.2021 на 01.06.2021.ods.sig»). Акттан тыш файл эчендэ XML форматындагы файллардан торган документ та бар. XML файлларда актта кадастр бәясе күрсәтелгән күчемсез милек объектлары турында системалаштырылган белешмәләр һәм кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре тупланган «interact_entry_realty_1E1BE212-CD05-4BD7-AA0B-721552659B80.zip».   Документ шулай ук көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган (файл «interact_entry_realty_1E1BE212-CD05-4BD7-AA0B-721552659B80.zip.sig»).

Актка күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында мәгълүматлар, шулай ук ЕГРНда булган күчемсез милек объектлары турында мәгълүматларны үзгәртү аларнын кадастр бәясен үзгәртүгә китерми торган күчемсез милек объектлары турында белешмәләр кертелә.

Законның 16 статьясының 7 өлеше нигезендә, Учреждение кадастр бәясен билгеләгәннән соң өч эш көне эчендә кадастр бәясен билгеләү турында актны "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштыра. Шулай ук әлеге актта күрсәтелгән кадастр бәясе турындагы мәгълүматларны кертү өчен хокукларны теркәү органына, күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрына һәм дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондына мәгълүмат тапшыра. Бу бурыч 2020 елның 31 июлендәге N 269-ФЗ "Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль Законы нигезләмәләре көченә кергән көннән, 2020 елның 11 августында барлыкка килде.

Кадастр бәясен билгеләү турында актлар 2020 елның 12 августыннан учреждениенең рәсми интернет-сайтында https://cgko.tatarstan.ru «Кадастр бәясен билгеләү турындагы документлар/актлар» бүлегендә урнаштырыла. Шул ук вакытта актлар Дәүләт теркәү, кадастр hәм картография Федераль хезмәтенә (Росреестрга) тапшырыла. Актлар кадастр бәясен билгеләү еллары буенча төркемләнгән. Күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү турындагы акт учреждениенең рәсми сайтында урнаштырылган булса, бу кадастр бәясе турындагы мәгълүматлар бердәм дәүләт реестрына кертү өчен Росреестрга җибәрелгән дигән сүз.

Кадастр бәясе турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына кертү 2015 елның 13 июлендәге «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында " 218-ФЗ номерлы Федераль законы нигезендә башкарыла.

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын алып бару Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте һәм аның территориаль органнары тарафыннан башкарыла һәм учреждение вәкаләтләренә керми. Күчемсез милек объекты турында мәгълүмат билгеле бер көнгә кадастр бәясен билгеләү актына кертелгән булса, ләкин бу акт белән билгеләнгән кадастр бәясе бердәм дәүләт реестрына кертелмәгән булса, Росреестрга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

2015 елның 13 июлендәге «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» 218-ФЗ номерлы Федераль законы 30 статьясының 8 пункты нигезендә бюджет учреждениесеннән кадастр бәясен билгеләү турындагы акт кергәннән соң, кадастр бәясе турындагы белешмәләр, хокукларны теркәү органына кергән көннән алып, биш эш көне эчендэ бердәм дәүләт реестрына кертелә.

Шулай итеп, күчемсез милек объекты кадастр реестрында теркәлү яки бердәм дәүләт реестрына күчемсез милек объектының кадастр бәясен үзгәртүгә китерә торган үзгәрешләр кертелүгә 21 эш көне кирәк. Карала торган чордагы ял көннәренә һәм бәйрәм көннәренә карап, бу вакыт 1 айга кадәр җитә ала.

Мәсәлән, әгәр күчемсез милек объекты кадастр исәбенә 2021 елның беренче июнендэ теркәлгән булса, 2021 елның дүртенче июненнән дә соңга калмыйча мондый объект турындагы мәгълүматлар кадастр бәясен билгеләү өчен нигезләр килеп чыгу датасындагы күчемсез милек объектлары исемлеге составында учреждениегә тапшырылырга тиеш. 2021 елның 21 июненнән дә соңга калмыйча (ял көннәрен һәм 14 июнь бәйрәм көнен исәпкә алып) кадастр бәясен билгеләү өчен нигез булган очракта, Учреждение күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләргә һәм кадастр бәясен билгеләү турында акт төзергә тиеш. Актта кадастр бәясен билгеләү өчен нигезләрнең барлыкка килү датасында килгән барлык күчемсез милек объектлары турында белешмәләр булырга тиеш. 2021 елның 24 июненнән дә соңга калмыйча әлеге акт Росреестрга җибәрелергә тиеш. 2021 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча кадастр бәясе турындагы мәгълүматлар бердәм дәүләт реестрына кертелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International