ЕЭКО – картография нигезе

2021 елның 16 июле, җомга

Ил күләмендә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, физик һәм юридик затларны пространство белешмәләре белән тәэмин итү өчен Бердәм электрон картографик нигез (ЕЭКО) булдыру һәм яңарту эшләре дәвам итә.

Әлеге система топографик һәм гомумгеографик карталарда, ортофопланнарда, ортофокарталарда сакланган мәгълуматларны берләштерә, бу исә аны Бердәм күчемсез милек реестрында куллануга яраклы картографик нигез буларак кулланырга мөмкинлек бирә. ЕЭКО ярдәмендә инфраструктура, халык, табигать, җир турында мәгълумат алып, аның буенча күзәтүләр дә ясап булачак. 

Әзер карталар федераль пространство белешмәләре фондында саклана. Материалларны алу өчен (электрон яки кәгазъ вариантта) “Геодезия, картография һәм ИПД үзәге” федераль учреждениесенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.  

Шуны да билгеләп үтик, әлеге сервис Бердәм мәгълумати ресурс (ЕИР) нигезендә эшли. Хәзер Татарстанда, беренчел чиратта, җир һәм күчемсез милек турында ЕИР булдыру экспериментында катнашучы өч муниципаль берәмлек (Әтнә, Яшел Үзән, Питрәч районнары) өчен территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документлары әзерләнә. Эш барышында “ТР Пространство белешмәләре фонды” белгечләре тарафыннан түбәндәге проблемалар билгеләнде:

– торак пунктлардагы җир участоклары белән урман хуҗалыгы чикләре кисешүләр күплеге;

– торак пунктларның тарихи чикләреннән тыш төзелеш территорияләренең контрольсыз киңәюе;

– җирле үзидарә тарафыннан бирелгән белешмәләрнең күләме генераль планнарны ясар өчен җитмәве;

– район һәм республиканың территориаль планлаштыру схемалары тарафыннан исәпкә алынган, региональ һәм федераль әһәмиятенә ия булган чаралар буенча генплан ясар өчен белешмәләрнең ачык мәйданнарда юклыгы.

 Барлык туган сораулар эш барышында каралып, муниципалитетлар белән берлектә чишелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International