Хуҗасыз газ белән тәэмин итү объектларын теркәү буенча проблемалы сораулар турында сөйләшенде

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Кичә министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан хуҗасыз газ белән тәэмин итү объектларын муниципаль берәмлекләр тарафыннан рәсмиләштерү буенча чаралар үткәрү сораулары буенча киңәшмә үтте.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре һәм дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә видеоконференция режимында хуҗасыз газ белән тәэмин итү объектларын рәсмиләштерүгә комачаулаучы проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International