Районнар белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген “ТР Пространство белешмәләре фондында” шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча Татарстанның муниципаль районнары башкарма комитетлары белән берлектә чираттагы киңәшмә узды. Биредә шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин да катнашты.

Очрашуда территориаль планлаштыру документларын вакытында эшләү өчен беренчел белешмәләрне җыю эшләренә нәтиҗәләр игълан ителде. Районнар арасында артта калучылар саны байтак. Дөрес тутырылган анкеталарның күләме 70% ким булган районнар аерым ассызыкланды, бу – Әгерҗе, Аксубай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама һәм Сарман.

Катнашучылар муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү, шулай ук ЕГРНга торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен кертү сорауларын карап чыкты. Шулай ук район вәкилләренә 99нчы номерлы Федераль законның 12 матдәсенең 1 өлешендәге 42нче пунктка кертелгән үзгәрешләр буенча, 2022 елның 1 мартыннан торак пунктлар чикләрен билгеләү (үзгәртү) өчен геодезия һәм картография эшчәнлеген башкаруга лицензия кирәклеген искәрттеләр. Әлеге законның яңа таләпләренш туры китереп, барлык техник биремнәр төзәтелеп, ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан муниципаль районнарга юнәлдереләчәк.

Киңәшмәнең һәр пункты буенча тулы белешмәләрне әлеге презентациядә карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International