ЕГРНны тулыландыруга комачау итүче реестр хаталары каралды

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Бүген торак пункт чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен кирәкле документларны әзерләү сораулары буенча киңәшмә узды. Биредә Татарстан Республикасы буенча “Росреестр ФКП” ФДБУ филиалы, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм муниципаль районнарның вәкилләре катнашты.

Катнашучылар тарафыннан 2022 елның октябрь-ноябрь айларында табылган торак пункт чикләре турындагы белешмәләрне ЕГРНга һәм территориаль зоналарны чик реестрына кертүгә комачау итүче барлык төп реестр хаталары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International