Элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларын хокук ияләрен ачыклау тәртибен билгели торган 518-ФЗ Федераль Законы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде

2022 елның 30 декабре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Казан шәһәре ИКМО вәкилләре белән 518-ФЗ Федераль Законы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар күчемсез милек объектларының хокук ияләре турындагы мәгълүматлар белән бердәм дәүләт реестрын тулыландыру, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау чараларын норматив җайга салу һәм закон нигезләмәләрен куллану үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International