Фондта Спас районы шәһәр төзелеше документларын әзерләү эшләре каралды

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Спас муниципаль районының территориаль планлаштыру документларын эшләү буенча эшлекле киңәшмә узды.

Очрашуда “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов, аның урынбасары Гүзәл Миндубаева, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин, хокукый ярдәм бүлегенең әйдәүче белгече Нияз Нурутдинов, шулай ук Спас районы башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Катнашучылар Болгар шәһәре һәм аның янындагы Приволжкий бистәсе торак пунктлары чикләренә карата территориаль планлаштыру документларын әзерләү сорауларын күтәрделәр. Якын арада Фонд тарафыннан әлеге торак пункт чикләрен үзгәртү буенча чараларны башлау өчен, картографик материаллар әзерләнеп, районга җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International