ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре йөзү ярышларында катнаштылар

2023 елның 3 июне, шимбә

Бүген министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы Татарстан дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышларда катнашты.

Ярышлар ирекле стиль белән 4-50 метр эстафета формасында «Акчарлак» йөзү бассейны базасында узды. Ярышларда 19 команда катнашты.

Министрлык командасы составында эстафетада шулай ук Зөлфәт Галәветдинов, Алмаз Мөбәрәков Һәм Линар Әлмөхәммәтов катнашты.Ярышлар нәтиҗәләре буенча команда 12 нче урынны ала.

Катнашучыларга лаеклы чыгышлары өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләсе ярышларда уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International