Министрлык турында

Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республикада җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен үткәрә; Татарстан Республикасының дәүләт милкендә булган мөлкәт хуҗасы вәкаләтләрен, шул исәптән хосусыйлаштыруны гамәлгә ашыра, дәүләт мөлкәте һәм җир ресурслары белән идарә итә һәм эш итә.

Министрлыкның төп бурычлары:

  • җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру;
  • Татарстан Республикасы милкендә булган, шул исәптән аның читендә урнашкан объектларга билгеләнгән тәртиптә ия булу, алардан файдалану һәм алар белән эш итү;
  • Татарстан Республикасының күп укладлы икътисад структурасын камилләштерү, хосусыйлаштырылган предприятиеләрнең стратегик милекчеләрен формалаштыру, нәтиҗәле эшләүче товар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү, эшмәкәрлекне үстерү, икътисадның реаль секторына инвестицияләр җәлеп итү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда катнашу; хосусыйлаштыру процессын тәэмин итә торган фонд базары инфраструктурасын камилләштерүдә катнашу һәм Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр җәлеп итү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру һ.б.


Министрлык түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыра:

 

  • җир ресурсларыннан файдалану белән идарә итү;
  • дәүләт милкендә булган күчемсез мөлкәттән (биналар, корылмалар), транспорттан, җиһаздан файдалану белән идарә итү;
  • акцияләрнең дәүләт портфеленнән файдалану белән идарә итү;
  • хосусыйлаштыру белән идарә итү;
  • эшчәнлекнең беркетелгән төрләрен лицензияләү.

 


Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Әһлиуллин Фәнил Әнвәр улы.

Адрес:  420043, Казан, Вишневский ур., 26.

+7 (843) 221-40-83
(эш башкару һәм эш кәгазьләрен контрольдә тоту бүлеге)

+7 (843) 221-40-00 (министрның кабул итү бүлмәсе)
Факс: +7 (843) 236-27-71

E-mail: mzio@tatar.ru  
Рәсми сайт: http:// mzio.tatarstan.ru

 

Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы картасында  (КАРТА)

Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының эш режимы:

Дүшәмбе - Пәнҗешәмбе: 9.00 - 18.00

Җомга: 9.00 - 16.45

Төшке аш: 11.45 - 12.30

Соңгы яңарту: 2023 елның 24 апреле, 12:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International