Узган шимбә көнне Казан шәһәренең Үзәк стадионы янында Бөтенроссия йөгереш көне “Милләтләр кроссы – 2017” узды. Спорт чарасында барысы 20 меңнән артык шәһәрле – спортсменнар, мәктәп укучылары, студентлар, оешма, ведомство һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Бөтенроссия спорт чарасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
Гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәменә әйләнгән бу чарада министрлык хезмәткәрләренең балалары, структур подразделениеләре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләре белгечләре һәм җитәкчеләре килде.