Узган шимбә, 5 нче май көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне”дип игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Биектау участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу көнне, республика буенча акция кысаларында 600 га дан артык мәйданда 2,5 млн. яшь агач утыртылган.