Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышы узды

2018 елның 29 июне, җомга

2018 нче елның 29 июнендә Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә  Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышында түбәндәге сораулар каралды: 04.04.2013 № 225 ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча мәгълүмати-телекоммуникацион “Интернет” челтәрендәге министрлыкның рәсми сайты бүлекләрен тутыруга Бердәм таләпләрне үтәү мониторингы нәтиҗәләрен карау, муниципаль берәмлекләрнең территориаль планлаштыру документлары проектларын ТР вәкаләтле министрлыклары белән яраштыру критерияләре исемлеген билгеләүче хокук актларын эшләү сораулары, матбугат чараларында министрлык эшчәнлеге турында коррупцияле гамәлләр турындагы язмалар мониторингы нәтиҗәләре, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы муниципаль районнарына коррупциягә каршы гамәлләр сораулары буенча республика эксперт төркеме составында бару нәтиҗәләре һәм башка сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International