Безнең кадерле ветераннарыбыз!

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы сезне чын йөрәктән бәйрәм белән – Халыкара олылар көне белән котлый!

Үзегезнең намуслы хезмәтегез белән сез Татарстан Республикасы һәм безнең министрлык тарихына якты яңа бит яздыгыз, ә безнең – яшь буын өчен,  сез һәрвакыт эш сөючән, җаваплы һәм үз эшенә тугърылык үрнәге булып калачаксыз.

Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, озын бәхетле гомер итүегезне телибез. Яныгызда һәрвакыт яраткан һәм кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз һәм ышанычлы дусларыгыз булсын. Бәйрәм белән сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International