ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2019 елның 28 июне, җомга

Чираттагы утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Яр Чаллы шәһәре, Биектау, Лаеш, Арча муниципаль районнарының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (Идарәсе) җитәкчеләре белән берлектә муниципаль милек белән идарә итүнең проблемалы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, объектларны инженерлык-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча сайлап алу критерийларын эшләгәндә һәм башка мәсьәләләрне хәл итүгә уртак алымнар эшләү тәкъдим ителде. Шулай ук күчемсез милек объектларының, җир кишәрлекләренең һәм аренда ставкаларының бәяләре мониторингын үткәрү буенча тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталарының бер проблемасының берсе – бәясе һәм сыйфаты буенча, бердәм, адекват эшчәнлек тәэмин итү программасы булмау.  Министрлык вәкилләре агымдагы елның 1 июленнән электрон сатуга күчү мәҗбүри булуга игътибар иттеләр. Совет әгъзасы, ТР Бәяләүчеләр союзы башкарма директоры Олег Булгаков муниципаль хакимият органнары тарафыннан оешманың эксперт потенциалын нәтиҗәлерәк файдалану кирәклеге турында фикер белдерде. Куелган барлык мәсьәләләрне дә беркетмәдә алга таба министрлык тарафыннан тикшерү өчен чагылдыру күздә тотыла. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет турындагы нигезләмәнең яңа редакциясе үзенчәлекләре турында министрлыкның Хокук идарәсенең Методология һәм муниципаль милек мөнәсәбәтләре формалаштыру бүлеге башлыгы Инна Евченко сөйләде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый контроль функцияләрен тормышка ашыру буенча үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән Иҗтимагый совет рәисе Рәшит Әбашев чыгыш ясады.

 Дарья Проценко (Министрлыкның коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча вазифаи зат) коррупциягә каршы ведомство программасының («2015-2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы) үтәлеше турында сөйләде.

Утырышта фикер алышуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан министр урынбасары Эдуард Дияров һәм министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International