«CDO (Chief Data Officer) - идарә, мәгълүматларга нигезләнгән» квалификация күтәрү программасында катнашучылар ведомстволар эшчәнлеген цифрлаштыруга юнәлдерелгән проектны әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2019 елның 8 ноябре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре 2019 елның 24-26 октябрендә Иннополис Университеты базасында өстәмә һөнәри белем бирү программасы - «CDO (Chief Data Officer) - мәгълүматларга нигезләнгән идарә" программасы буенча белем күтәрү курслары үттеләр. Бу программа кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында укыту программасы модераторы Максим Грецких, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, «ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП, «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ һәм ТР Биектау муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы  вәкилләре катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмә барышында ведомстволар эшчәнлеген цифрлаштыруга юнәлдерелгән проектны әзерләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International