Республика эшкуарлары өчен «бер процентлы» микрозайм

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 1 процентлы микрозайм рәвешендә финанс ярдәме күрсәтәчәк. Займнан элегрәк федераль һәм республика чараларыннан файдалана алмаган һәм аеруча зур зыян күргән тармаклар исемлегенә кертелмәгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары файдалана ала. Ярдәм, беренче чиратта, икътисадның реаль секторында эшли торган эшкуарларга кагыла һәм 27 нче апрельдән гамәлгә ашырыла башлаячак.

Займ суммасы 2 елга кадәр 100 мең сумнан 2 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк. Ташламалы ставкасы беренче 6 ай гамәлдә булачак, аннан соң ставка, алдагы икътисадый вәзгыятькә карап, арттырылачак. 2020 елның мартына карата халыкның кимендә 90%ын эш белән тәэмин итүкән эшкуарлар өчен калган чорга процент ставкасы – РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставканың яртысын, башка очракларда – килешү төзү датасына РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставка күләмендә калачак.

Кредит бирү механизмы, шулай ук, кредит буенча төп бурычны 6 айга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеген дә күздә тота. Микрозайм бирүнең төп таләбе: 2019 елның уртача айлык кеременә карата керем алу дәрәҗәсенең 30%ка кимүе.

Эшкуарларның куркынычсызлыгы һәм яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау өчен, ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән «ФАСТРЕК» порталы ярдәмендә микрозайм алу мөмкинлегеннән файдалану мөмкинлеге гадиләштерелде. Портал аша, 27 нче апрельдән башлап, 1 процентлы ташламалы микрозайм алу өчен гариза рәсмиләштерергә мөмкин. Барлык ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен эшкуарлар 8(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International