Зиратларны карап тоту һәм саклау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә видеоконференция режимында зиратларны карап тоту һәм саклау, шулай ук күмелгән урыннар урнашкан җирләрне рәсмиләштерү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча җирле үзидарә органнарына зиратлардагы участокларны рәсмиләштерергә һәм тиешле категориягә китерергә кушылды.

Татарстан Республикасында 3 668 зират бар, шулардан:

- рәсмиләштерелгән – 3 179;

- өлешчә рәсмиләштерелгән-96;

- рәсмиләштерелмәгән-393.

Нигездә зиратлар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан.

Мондый җирләрне законнарга туры китерү максатыннан кирәк:

- сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр буларак зиратларны урнаштыру өчен каралган җир кишәрлекләрен ызанлау, формалаштыру һәм кадастр исәбенә кую буенча кадастр эшләрен башкару;

- җир кишәрлеге категориясен сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җиргә күчерү.

01.01.2020-30.06.2020 чорында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 700дән артык җир авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән сәнәгать җирләре категориясенә күчерелде.

Бүгенге көндә ТР Минитсрлар Кабинетында - 20 , ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 55 җир кишәрлеген сәнәгать җирләре категориясенә күчерүне карау буенча эш башкарыла.

12 участок буенча ТР Министрлар Кабинетының бер категориядән икенчесенә күчерү турындагы карар проектлары әзерләнгән. 43 кишәрлек буенча кисәтүләр ачыклану сәбәпле, җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган документларны эшләп бетерү таләп ителә, 71е - карауда.

Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Азнакай, Әтнә, Кама Тамагы, Яшел Үзән районнары вәкилләре, зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү темпларыннан артта калучыларның чыгышлары тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International