21.07.2020 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев видеоконференцэлемтә режимында 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингында (алга таба – Милли рейтинг) Татарстан Республикасы позициясен арттыруга юнәлдерелгән чаралар буенча тәкъдимнәр эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
Киңәшмә барышында Г3: 3 күрсәткечен бәяләү критерийлары һәм әлеге күрсәткечне арттыру буенча тәкъдимнәр каралды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Г3. 3 күрсәткеченең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәткән башка төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнү турында Карар кабул ителде, шулай ук «катнашу мөмкинлеге» һәм «процедураларны оештыру уңайлылыгы» критерийларын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертелде.