07.08.2020 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм министрлыкның кайбер структур подразделениеләре җитәкчеләре видеоконференция режимында Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында Татарстан Республикасы нәтиҗәләрен карау сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган киңәшмәдә катнаштылар.
Милли рейтингта республика позициясен яхшырту максатларында киңәшмә барышында Россия Федерациясе регионнарыннан күрсәткечләрне яхшырту буенча иң яхшы практикалар һәм тәкъдимнәр тикшерелде, шулай ук 2020-2021 елларга Татарстан Республикасы буенча Милли рейтингның «Юл картасы» чаралары каралды.