Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев ТР ССПда Татарстан бизнес-бергәлеге белән эшләүче һәм эшкуарларга ярдәм күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.
Җанлы диалог барышында бизнес проблемалары һәм ярдәм итүнең мөмкин булган чаралары турында фикер алыштылар. Чарада ТР Бәяләүчеләр союзыннан ССП белән хезмәттәшлек итү комитеты рәистәше, Берлек идарәсе әгъзасы Ләлә Идиятуллина катнашты.