Фәнил Әһлиуллин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ветеранына ТАССРның 100 еллыгы истәлек билгесен тапшырды

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бүген, Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хезмәт ветераны Вәлиуллин Рәфхәт Фатыйх улы белән өенә барып очрашты. Вәлиуллин Рәфхәт дәүләт милкен хосусыйлаштыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты каршында торучыларның берсе иде.

Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте, шулай ук Министрлык коллективы исеменнән ветеранга сәламләү сүзләрен җиткерде һәм ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгесен, чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды. «Зур канәгатьләнү һәм рәхмәт хисләре белән сезгә ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгесен, Татарстан Республикасы үсешенә, шул исәптән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлешегезне тану буларак та тапшырабыз. Без Сезнең казанышларыгызны югары бәялибез һәм хөрмәтлибез", - дип билгеләп үтте министр һәм ветеранга һәм аның тормыш иптәше Нәсимә Газиз кызына нык сәламәтлек, күңел җылысы, озын һәм бәхетле гомер теләде.

Очрашу бик җылы, дустанә шартларда узды. Рәфхәт Фатыйх улы һәм аның хатыны кунаклар белән кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар, балаларының уңышлары турында сөйләделәр, министр, үз чиратында, ветераннарның бүгенге тормышы белән кызыксынды, министрлык эшчәнлеге һәм казанышлары турында сөйләде, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Халыкара өлкәннәр көне декадасы кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре җитәкчелек һәм коллектив исеменнән ТР Дәүләт милке комитеты һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында озак еллар эшләгән һәр хезмәт ветеранын өйләренә барып котладылар. Ветераннарга бүләк сыйфатында "Нәфис"компанияләр төркеме тарафыннан тәкъдим ителгән җыелмалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International