Мәгълүматларны цифрлаштыру кирәкме һәм пространство мәгълүматлары порталын нинди платформада булдыру яхшырак?

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Бу хакта Саха (Якутия) Республикасы вәкилләре белән узган киңәшмә барышында сөйләштеләр. Аны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде. Киңәшмәнең төп максаты – Саха (Якутия) Республикасында пространство белешмәләре фондын булдыру һәм эшләтү тәҗрибәсен өйрәнү иде.

Саха (Якутия) Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Павел Иванов пространство белешмәләре фондын булдыру тарихы, шулай ук аның структурасы һәм эше турында сөйләде. Аның сүзләренчә, республикада картографик һәм топография материалларын әзерләүне республика җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы координацияли. «2008 елдан 2020 елга кадәр безнең министрлык белән республиканың башка тармак министрлыклары пространство белешмәләре һәм материаллары булдыру буенча эш башкарылды. Шул исәптән республиканың 260 торак пункты территориясе буенча топографик планнар. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына торак пунктларның 287 чикләре кертелгән, бу республика торак пунктларының гомуми саныннан 45% тәшкил итә. Шуның белән бәйле рәвештә, республиканың дәүләт бюджет акчалары хисабына булдырыла торган пространство белешмәләрен һәм материалларны саклауның бердәм системасын булдыру максатында, республика җитәкчесенең 2017 елдагы Указы белән пространство белешмәләре фонды булдырылды. Фондны тотучы булып «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ билгеләнде. Шулай итеп, Саха (Якутия) Республикасы дәүләт бюджеты акчалары хисабына ясалган пространство белешмәләр һәм материаллар әлеге учреждениегә тапшырыла", - дип уртаклашты Павел Иванов.

Саха (Якутия) Республикасы вәкилләре пространство белешмәләре фондының төп функцияләре, пространство белешмәләре порталының эш тәртибе, шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасы һәм башка геомәгълүмат системалары белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләделәр. Катнашучылар пространство белешмәләрен һәм материалларны цифрлаштыру кирәклеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International