Фәнил Әһлиуллин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет вәкиле, «ТР Бәяләүчеләр союзы " Коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры Олег Булгаков катнашында коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча комиссия утырышы узды

Утырышны Фәнил Әһлиуллин алып барды.

Комиссиядә түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды::

1. 2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Министрлык Программасының 2021 елда һәм 2022 елның 1 кварталында үтәлеше турында

2. Министрлык ихтыяҗлары өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга (хезмәтләр күрсәтүгә) заказлар өлкәсендә эшчәнлек һәм 2021 елда бюджет законнарын үтәү өлкәсендә контроль турында.

3. «Дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр турында»14.11.2002 ел, № 161-ФЗ Федераль закон нигезендә килештерелергә тиешле дәүләт унитар предприятиеләре өчен алыш-бирешләрне анализлау.

4. Ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре тарафыннан мәнфәгатьләр конфликтын булдырмауга һәм җайга салуга, аларны булдырмау һәм/яки җайга салу буенча чаралар кабул итүгә, шул исәптән әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу таләпләре кагыла торган затларны җәлеп итүгә кагылышлы хезмәт шартнамәләре һәм оешмалары уставлары таләпләрен үтәүне контрольдә тоту.

5. Министрлык тарафыннан үз функцияләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган коррупцион хәвеф-хәтәрләрне бәяләү нәтиҗәләре һәм коррупция куркынычы белән бәйле дәүләт хезмәте вазыйфалары исемлегенә үзгәрешләр кертү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International