«Искра» спорт-сәламәтләндерү лагеренда чираттагы «Цифрлау дәресе» үтте

2022 елның 29 июле, җомга

Бүген «Искра» спорт-сәламәтләндерү лагерендә 2006-2007 еллардагы балалар өчен «Киләчәк технологияләре: квант компьютеры» дигән темага «Цифрлау дәресе» узды.  

Дәрестә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев цифрлаштыруның төп этаплары һәм цифрлы трансформациянең казанышлары турында сөйләде. Ул традицион исәпләү техникасына охшамаган квант компьютерларын эшләү һәм куллану кебек перспектив юнәлешкә аерым игътибар бирде. Аларны куллану кеше эшчәнлегенең күп кенә тармакларында яңа перспективалар ача. Дәреснең темасы балаларда зур кызыксыну уятты, алар күп сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International