Татарстан районнарына ЕГРН тулыландыру буенча консультацияләр үткәрәләр

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын торак пунктларның, территориаль зоналарның, субъектларның һ.б. чикләре турында белешмәләр белән тутыру мөһим бурыч булып тора. Реестрдагы мондый мәгълүматларның булуы җир ресурслары белән нәтиҗәле идарә итүне һәм күчемсез милек объектларының кадастр исәбен алып барганда закон таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә материаллар һәм белешмәләр җыю, чикләрне билгеләү һәм аныклау буенча даими эш алып барыла, шулай ук консультация очрашулары үткәрелә. Шулай итеп, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан, 2022-2024 елларга «Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру» проектын тормышка ашыру буенча җирле үзидарә органнары вәкилләре белән киңәшмәләр оештырылды. Киңәшмәдә шулай ук «Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды» ДБУ (ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы учреждение) вәкилләре дә катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар ике көн эчендә ЕГРН тулыландыру план-графикларын үтәү кысаларында барлыкка килә торган мәсьәләләрне карап чыкты. Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Лаеш, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Норлат, Саба һәм Теләче муниципаль районнарында проектны гамәлгә ашыру буенча эшләрнең барышы турында җентекләп фикер алыштылар. Калган районнар 17 августка кадәр шундый ук ВКС-киңәшмәләрдә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International