Татарстан Республикасы муниципаль унитар предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров 2022 елның 3 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль унитар предприятиеләренең (алга таба-МУП) финанс – хуҗалык эшчәнлеген карау мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

2022 елның 3 кварталы ахырына республикада 111 МУП теркәлгән,шуларның 89ы гамәлдә, 8 МУПта эшчәнлек юк, 11-е бетерү процедурасында һәм 3 предприятиенең бөлгенлек процедурасында.

Министр урынбасары Эдик Дияров билгеләп үткәнчә, үткәрелгән анализ мәгълүматлары буенча 2022 елның 3 кварталы ахырына зыянга эшләүче предприятиеләр саны – 43, кредитланган 19 МУП тәшкил иткән. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Нурлат һәм Түбән Кама муниципаль районнарындагы МУП аеруча зыянга эшли. Иң күп кредитланган муниципаль берәмлекләр: Яр Чаллы шәһәре, Әлмәт һәм Менделеевск муниципаль районнары.

Киңәшмәдә муниципаль милекне югалту куркынычы булган зыянга эшләүче һәм кредитланган МУПларның эшчәнлеге каралды. Муниципаль берәмлекләр вәкилләре һәм муниципаль унитар предприятие җитәкчеләре тарафыннан предприятиеләрнең югалту сәбәпләре һәм аларның финанс күрсәткечләрен яхшырту өчен күрелә торган чаралар турында аңлатмалар бирелде.

Министр урынбасары чыгышында шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 27.10.2020 № 966 карары белән расланган ДУП һәм МУПНЫ реформалаштыру буенча 2025 елның 1 гыйнварына кадәрге чорга Татарстан Республикасы чаралары планын вакытында үтәү зарурлыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International