ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Дагестан Республикасы делегациясе булды

2023 елның 20 марты, дүшәмбе
Бүген министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендәге министрлыкның җитәкче составы республикага җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан килгән Дагестан Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегацияне «Дагтехкадастр» ДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Магомед-Таһир Гимбатов җитәкләде.

Түгәрәк өстәл кысаларында кунакларга министрлык эшчәнлеге турында сөйләделәр. Дагыстан коллегалары республикада «милли киңлек мәгълүматлары системасы», дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре һәм ятим балаларга торак урыннар бирү, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мөлкәтен исәпкә алу һәм идарә итү буенча бердәм мәгълүмат системасын булдыру һ.б. кебек проектларны тормышка ашыру турында мәгълүматны кызыксынып тыңладылар. Шулай ук кунакларны территориаль планлаштыру, җир мөнәсәбәтләре, күчемсез милек белән идарә итү өлкәсендәге өстенлекле юнәлешләр белән таныштырдылар.

«Татарстан Республикасында булган барлык казанышлар бөтен Россия өчен уникаль», - дип билгеләп үтте Мәгъмүт-Таһир Гыймбатов. Кунакларда кадастр бәяләү, «Милли киңлек мәгълүматлары системасы» Программасын гамәлгә ашыру, бәйсез бәяләүчеләр хисапларын экспертизалау, генераль планнар әзерләү, шулай ук цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге Татарстан коллегалары тәҗрибәсе аеруча кызыклы булды.

Яклар җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләрендә алга таба оператив тәҗрибә алмашу буенча килешүгә ирештеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International